Хезмәт ветераны белән очрашу

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү 8 нче сыйныф укучылары өчен күркәм гадәткә әйләнде. Бу юлы алар, эш белән ярдәм итү өстенә, хезмәт ветераны Миннегөл әби Йосыпова белән бик җылы очрашу да үткәрделәр. Әлеге очрашу  укучыларга тарих битләрендә калган сугыштан соңгы авыр елларны күзалларга, хезмәт кешесенең  шатлык – борчуларын аңларга ярдәм итте. Миннегөл әби  исә үзен онытмаулары, аның тормышы, көнкүреше белән кызыксынып, ярдәм итеп торулары өчен  укучыларга рәхмәтле булуын әйтеп озатып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International