19 октябрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. «Өстәмә белем бирү системасында заманча идарэ итү һәм аныӊ оештыру-экономик механизмын формалаштыру» темасына багышланган өстәмә белеем бирү оешма житәкчеләренеӊ республика семинарында катнашты. Семинарда «Югары экономия мәктәбе» фәнни эзләнү университеты вәкилләре ярдәмендә балаларга өстәмә белем бирү системасында персонифицирланган финанслау һәм программаларны тормышка ашырганда җан башына норматив финанслау тәртибе кебек сораулар каралды.
Китапханәче китап укучыларга китап белән дус булырга, китапны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген аңлатты. Китап укучыларга кургәзмә оештырылды һәм өйләрендә укырга китаплар-журналлар тәкъдим ителде.
Җиләк –җимештән башка без көнебезне күз алдына да китерә алмыйбыз, көн дэ яратып ашыйбыз. Яшелчәләр бик файдалы, алар витаминга бай. Укучылар һәрберсе үзләренең яраткан җиләк-җимешләре турында сөйләделәр.
Сәяхәт рәвешендә узган бу бәйрәмдә укучыларның белемнәрен тикшердек. Алар эзтабар кагыйдәсен, өндәмәсен һәм тантаналы ант әйтте. Тантана ахырында галстук бәйләдек һәм истәлекле бүләкләр тапшырдык.
Олы Мишә урта мәктәбендә “Гарәп графикасы” түгәрәге эшли.Түгәрәккә йөрүче 1 нче сыйныф укучылары конкурсларда да катнашырга өлгерделәр. Сафин И. һәм Гилманов И.ның иҗади эшләре республика күләмендә уздырылган “Кояшлы балачак” конкурсына җибәрелде. Аларга җиңүләр телибез!
Алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Үзебнең 3нче балалар бакчасында пешекчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.Телеңне йотарлык, берсеннән-берсе татлы ризыклар һәм тәм-томнар әзерләгәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Алар җитештергән сый-нигъмәтләр табыннарыбызның күрке, тормышыбыз бөтенле.
Җиләк- җимешләр темасын ныгыттып, кисеп , җиләк-җимешләрне “банкага” ябыштырдылар. Әлеге төр эшләу алымы төркемебездә бармак моторикасын үстерү өчен бик кулай алым. Бу эшләү алымы балаларга бик ошады, алар бик канәгать калдылар.
2016 елның 17 октябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре видеокоференция җыелышында катнаштылар.
2016 елның 19 октябрь көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре график нигезендә консультатив көн белән Үзәк авыл җирлегендә булып кайттылар. Алар социаль яктан авыр тормышлы гаиләләргә проблемаларын чишүдә хезмәт күрсәттеләр.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Балалар иҗат үзәге каршында оешкан “Стиль һәм мода” түгәрәге эшләп килә.Түгәрәк белән өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелек итә. Кече яшьтәге балалар машиналар, материаллар белән эшләргә җөйләр ясарга өйрәнәләр. Өлкәнрәк укучылар модалар күрсәтергә әзерләнәләр. Укучыларга уйлап табу, иҗат итү бик ошый.