Безнең балалар бакчасында ”Көзге матурлык” исеме астында конкур-күргәзмә оештырылды. Һәр бала әти-әниләр белән берлектә төрле кызыклы эшләр алып килә.Алар табигый материаллардан , көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан төрле кул эшләнмәләре ясаганнар.
Әлеге укулар “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне” IV нче төбәкара акция кысаларында үткәрелде. Һәр бала авторның бер шигырен сайлап алды һәм сыйныфташлары каршында сәнгатьле итеп укып күрсәтте. Мондый укулар балаларның сөйләм теләрен генә үстереп калмый, өстәмә әдәби белем дә бирә.
Әлеге күргәзмәгә тәмәкенең зарары турында сөйләүче китаплар куелды. Балалар «Нет курению” дигән акциядә катнаштылар, аларның эшләре күргәзмәгә куелды.
Конкурс Державинның иҗатын популярлаштыру максатыннан, Бөтенроссия Державин фестивале кысаларында үтә.
Әлеге конкурста Шәтке авылыннан Шәтке урта мәктәбе укучысы Гилазова Илүсә катнашты. Аның җитәкчесе китапханә мөдире Галимуллина К.Х.
Олы Мишә авыл китапханәсе «День лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылып китапханәдә “Лермонтовны бергә укыйбыз” исемле китап күргәзмәсе оештырды. Бу күргәзмәдә урын алган материаллар һәм презентация ярдәмендә укучылар шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннанрак таныша алалар.
Кино сәнгатенең тарихы турында ниләр беләбез? 2016 ел – Россиядә кино елы. Беренче карашка татар әдәбиятын кино сәнгате белән янәшә куеп карау һәм алар арасында ниндидер бәйләнешләр эзләү сәер һәм ясалма шикелле тоела. Шулай да кино сәнгате татар әдәбиятына төрле юллар белән, төрле юнәлештә тәэсир итеп тора, хәзерге вакытта исә язучыларыбызның дистәләгән әсәрләре буенча фильмнар төшерелә. 18 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Татар әдәбияты һәм кино сәнгате ” исемле темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар бу әсәрләр, алар буенча төшерелгән фильмнар турында үзләренең фикерләрен белдерделәр.
Баландыш авылы китапханәсе Г.Р.Державин иҗаты буенча шигырь укучыларның республикакүләм конкурсына 11нче сыйныф укучысы Тимербаев Илсаф укуында “Властителям и судиям” дигән шигырен җибәрде. Илсафка уңышлар телибез.
Олы Нырсы авыл тарихын язу буенча өстәмәләр кертү өчен Гильмутдинова Нурания Хабировна һәм Ахметшин Альберт Сафиулловичлар чакырылды. Әдәби укуда үз авылыбызның тарихын, үткәнен киңерәк яктырту, шәҗәрәсен өйрәнү максат итеп куелды. Әдәби уку бик жанлы үтте.
Наркотик – хәзерге заманның төп афәтләренең берсе. Ул күпме кешенең тормышын боза, гаиләләргә кайгы китерә. Шуңа күрә аңа каршы барыбыз бергә көрәшергә тиеш. Әңгәмә барышында яшьләргә наркоманиянең зарары турында тагын бер кат искәртелде, аларны кызыксындырган һәм борчыган сорауларыга җавап бирелде.
Бакчабызда балалар төзелеш конструкторлары белән уйнарга бик яраталар.Конструкторлар белән уйнаганда балаларның уйлау сәләтләре арта, төсләрне, формаларны,биеклекне аерырга өйрәнәләр. Уен балаларның башлаган эшләрен ахрына кадәр эшләргә, уенчыклар белән сак эш итәргә, өлкәннәр өйрәткәнне тыңлый белергә дә өйрәтә.