ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала. 

19 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. укучыларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре-әкиятләре белән таныштыру максатыннан “Әкияттә кунакта” исемле китап күргәзмәсе белән Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә булды. Халкыбызның әкиятләре нигезендә яшь буынга тәрбия бирүне китапханәче үзенең бурычы итеп саный.

         Әкият, әкиятче, әкияти дөнья. Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.

Биредә китап укучылар язучыларның биографиясе белән генә түгел, ә әсәрләре белән дә таныша алалар. Ике автор да балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч әкиятләр һәм хикәяләр иҗат иткән. Әсәрләрендә һәрвакыт яхшылык җиңеп чыга, дөреслек тантана итә, явызлар тиешле җәзаларын алалар.

Күргәзмәгә киң катлам укучылар ихтыяҗын һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, рус һәм татар телендәге китаплар куелды. Алар төрле елларда һәм төрле жанрда иҗат ителгән.

Китапханәче Гөлия Шакурова оештырган күргәзмәнең максаты: Туган якны өйрәнү нигезендә укучыларны Казан шәһәрендәге музейлар белән таныштыру, тирән мәгълүмат бирү. Әлеге күргәзмәдә укучылар "Хәзинә" музей комплексы бинасында урнашкан Бөек Ватан сугышы музей - мемориалы, Татарстанның табигать тарихы музее, Милли сәнгать галериясе; шулай ук Милли мәдәният, Евгеней Боратынский, Каюм Насыйри, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче музейлары, Нәҗип Җиһанов музей - фатиры хакында мәгълүматлар таба алалар. Күргәзмә туган ягы, Казан шәһәре белән якыннан танышырга теләгән бер кешене дә битараф калдырмас.

Проект Бөтенроссия Державин фестивале уңаеннан оештырыла.  Гавриил Державин- шагыйрь, филолог, атаклы дәүләт эшлеклесе, мәгърифәтче. Конкурсның максаты - яшьләрне патриотик яктан тәрбияләүдә  Державин иҗатының мөһим ролен, мәдәни һәм әдәби мираска керткән өлешен, рус әдәбиятының төп традицияләрен дәвам итүен, туган телне пропагандалавын һәм популярлаштыруын күрсәтү. Әлеге конкурсның беренче турында  Айдар авылы китапханәсеннән Зәлидә Ахметшина "Памятник" шигыре белән катнашты.

Әлеге укулар “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне” IV нче төбәкара акция кысаларында үткәрелде. Һәр бала авторның бер шигырен сайлап алды һәм сыйныфташлары каршында сәнгатьле итеп укып күрсәтте. Мондый укулар балаларның сөйләм теләрен генә үстереп калмый, өстәмә әдәби белем дә бирә.

Максатыбыз - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.  Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планнаштырылып алып барыла.  Дәресләрне карарга район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А. Н.,  ГКУ “Фәнни һәм белем бирү программасын финанслау дирекциясе БДД РТ "ның әйдәп баручы белгече Закиров Д.Р. килделәр. Алар балаларга төрле сораулар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртеп,видеороликлар күрсәттеләр һәм алып килгән бүләкләрен өләштеләр.Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен балаларның күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына эшебез нәтиҗәле, ә юл билгеләре ышанычлы ярдәмчебез  булыр.

Бу чараның төп катнашучылары үзләренә зур кызыксыну белән китап илен ачучы Үзәк урта мәктәбенең беренче, икенче  сыйныф укучылары булды. Балаларга «Изгелеккә китап аша» дигән сәяхәт ярдәмендә китапханәнең структурасы белән танышырга тәкъдим ителде. Балалар китапның ничек ясалуын белделәр, китапханәдән файдалану турында белешмәлек алдылар.

Татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Туган якны ярату, халкына хөрмәт  тәрбияләү, кечкенәдән үк әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып бара. Балаларга үз-үзен тота белү, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәр дә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк шул чагында гына милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстерербез дип щйтщ алабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International