Проект Бөтенроссия Державин фестивале уңаеннан оештырыла. Гавриил Державин- шагыйрь, филолог, атаклы дәүләт эшлеклесе, мәгърифәтче. Конкурсның максаты - яшьләрне патриотик яктан тәрбияләүдә Державин иҗатының мөһим ролен, мәдәни һәм әдәби мираска керткән өлешен, рус әдәбиятының төп традицияләрен дәвам итүен, туган телне пропагандалавын һәм популярлаштыруын күрсәтү. Әлеге конкурсның беренче турында Айдар авылы китапханәсеннән Зәлидә Ахметшина "Памятник" шигыре белән катнашты.