Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды. Күргәзмәдән 5 укучы файдаланды.
Әдибәнең әсәрләре укучылар арасында зур популярлык казана, алар бер генә укучыны да битараф калдырмый, аның һәр әсәрен көтеп алалар. 20 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә язучының 60 яшьлек юбилее уңаеннан, "Рухи сафлык тарафдары" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Китапханәче А.Фаляхова аның тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясады.
20 октябрь көнне Әбде мәдәният йорты хезмәткәрләре «Задоринка» клуб берләшмәсе катнашучылары белән берлектә «Покрау бәйрәме» кичәсе уздырдылар.
Шул уңайдан 20 нче октябрь көнне Айдар мәдәният йортында Айдар "Ромашка " балалар бакчасы балаларына мультипроект ярдәмендә татарча мультфильмнар күрсәтелде. Балалар киносы турында сөйләнде. Су анасы, Тукмар белэн Чукмар, Сертотмас Үрдәк кебек танылган әкияти геройлар белән таныштылар. Балалар үзләрен әкият илендә кебек хис итеп яхшы кәеф белән балалар бакчасына кайтып киттеләр.
Бу дәрес шулай ук М.Ю.Лермонтовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган презентация ярдәмендә балаларга җиткерелде. Укучылар аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр һәм “Герой нашего времени” китабына күзәтү үткәрдек.
Китап укучылар арасында ул иң күп һәм иң яраткан язучы. Аның китаплары бер сулышта укыла, бер кешене дә битараф калдырмый,чөнки анда хатын-кыз язмышы нык сүрәтләнә. Китап күргәзмәсе укучылар арасында зур кызыксыну уята, алар күргәзмәдән теләп файдаланалар.