Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, укытучыга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Балалар иҗат үзәге 2016 елның 26 сентябреннән 13 октябренә кадәр “Минем яраткан укытучым” республика конкурсының район турын үткәрде.Конкурста Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 4 укучысының эше призлы урыннар яулады һәм эшләр конкурсның республика этабына җибәрелде(Укытучы Мөхәмәдиева Н.Д.).Уңышлар телибез.
20-22 нче октябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Ак барс” көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына, Татарча көрәш буенча Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган XXI шәхси-команда республика бәйгесе үтте.
Район хуҗалыкларында кыр эшләрен үткәргәннән соң, бушаган авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларын хәм мастерскойларны кышкы сезонга әзерлеген, салкыннар башланганчы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау хәм машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштыру буенча актив эшләр алып барыла.
Алар үзләренең яшьтәшләренә татар халкының “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, татар һәм рус телендә күмәк җырларын башкардылар. Балалар татар халкының милли уеннарын, җырларын чын актерлар шикелле күрсәтә алдылар. “Алешушка” балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм эшчеләргә тамаша бик ошады.
21 октябрь көнне 3нче балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркемендә бик күңелле “Алтын көз”бәйрәйме үтте.
Музыка залы бәйрәмчә бизәлгән. Берсеннән-берсе сөйкемле, пөхтә, матур киенеп балалар керделәр. Алар сәнгатьле итеп көз турында шигырьләр сөйләделәр, матур итеп җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, бәйрәмгә Көз кызы ямь өстәде, балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле узды.
21 октябрь көнне 3нче балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркемендә бик күңелле “Алтын көз”бәйрәйме үтте.
Музыка залы бәйрәмчә бизәлгән. Берсеннән-берсе сөйкемле, пөхтә, матур киенеп балалар керделәр. Алар сәнгатьле итеп көз турында шигырьләр сөйләделәр, матур итеп җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, бәйрәмгә Көз кызы ямь өстәде, балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле узды.
Сыйныф сәгатендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгәндә нинди күңелсез хәлләр килеп чыгуы турында аңлатылды. Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш.
20 октябрь көннеИске Җөри авылы китапханәсендә Муса Җәлил исемендәге премия иясе , Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты язучы Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь тулу уңаеннан “Поэтик проза остасы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы, иҗаты һәм әсәрләре чагылдырылды. Язучының китапларына күзәтү ясалды. Аның әсәрләрен укучылар яратып укый.
Биредә балалар “Тылсымлы куллар” журналы редакциясе уздырган “Кояшлы балачак” – “Солнечное детство” иҗади бәйгесенә әзерләнделәр.
Әлеге мастер – класста алар “Гөлчәчәк” татар халык әкиятендәге төп герой – Гөлчәчәкнең караватына ябу өчен матур бизәкле япма әзерләделәр.