Район хуҗалыкларында кыр эшләрен үткәргәннән соң, бушаган авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларын хәм мастерскойларны кышкы сезонга әзерлеген, салкыннар башланганчы авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау хәм машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштыру буенча актив эшләр алып барыла.
Кичә, агымдагы елның 20 октябрь конне Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәм Теләче районы буенча үзйөрешле машиналар хәм техниканын башка төрләре техник торышына кузәтчелек итү идарәсе житәкчесе Х.Х.Назиров белән берлектә, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркларын техника ремонты эшләренә әзерләү тикшерү булып узды. ЖЧҖ «Агролак», ЖЧҖ «Игенче», ЖЧҖ «Теләче Агро»ның Чулпан булечәсе хәм ЖЧҖ «Тукаш» хуҗалыклары тикшерелде.
Хуҗалыкларны тикшергән вакытта, агрегатларны хәм урып-җыю техникасын ГОСТ таләпләренә туры китереп, саклауга куюга зур игътибар бирелде. Техниканы дөрес итеп сакланышын тәэмин итү, машина-трактор паркының әзерлеген күрсәтеп торучы факторларынын берсе булып тора.