Татарча көрәш буенча Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган XXI шәхси-команда республика бәйгесе үтте.

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

20-22 нче октябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Ак барс” көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына, Татарча көрәш буенча Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган XXI шәхси-команда республика бәйгесе үтте.

Бу мәртәбәле ярышта районыбыз көрәшчеләре ике команда белән катнаштылар. Теләче-1 командасы 52 команда арасында 1 нче урынны яулады. Районның икенче Теләче - агро командасы 13 нче урынга лаек булды.

Шәхси беренчелектә:

70 кг кадәр үлчәү авырлыгында Азат Нурмөхәммәтов 3 нче;

80 кг кадәр үлчәү авырлыгында Илдар Гыйниятуллин 2 нче;

100 кг кадәр үлчәү авырлыгында Муса Галләмов 1нче;

Югары үлчәүдә Рамил Кобанов 3 нче урыннарны яуладылар.

 

Көрәшче егетләребезне зур җиңүләре белән тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International