ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы.  Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.

К.Д.Ушинский балалар арасында әкиятләрнең уңышка ирешүендә халык иҗатының гадилеге белән балалар психологиясенең уртак сыйфатларга ия булуында күрә.

21 нче октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә беренче сыйныф укучылары белән К.Д.Ушинский әкиятләрен кычкырып уку үткәрелде.

Бу чараның максаты балаларга әкиятләрне анализ ясарга өйрәтү, укылганга үзеңнең хисләреңне белдерү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, конкурс биремнәре һәм уеннар ярдәмендә укуга кызыксыну тудыру булды. Балалар кызыксынып уеннарда, конкурсларда катнаштылар, артистларча әкият  геройларына әверелделәр. Ахырдан бу әкиятләр буенча рәсем конкурсы игълан ителде.

Балалар берләшмәгә бик теләп йөриләр, мәдәният йортында үткәрелгән чараларда актив катнашалар. Мондый чаралар балаларны төрле яктан ачарга,аларның сәләтләрен үстерүгә зур ярдәм күрсәтә. 

Артистларның кызыклы тамашаларын, өйрәтелгән күгәрченнәр чыгышын, мавыктыргыч фокусларын  авылыбызның нәни тамашачысы алкышларга күмде.

Барысы 19 команда  катнашты : Аксубай, Алексеевск р-н, Әлки, Актаныш,Б. Сабасы,Балтач, Биектау, Арча, Алабуга, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә,Сарман р-н (п. Җәлил), Норлат, Тәтеш, Мөслим, Чирмешән, Теләче.

Ул кешенең сәламәтлеген генә ныгытып калмый, ә эшкә, укуга сәләтен арттыра, кәефен күтәрә, тәртипкә өйрәтә. Бүген Олы Мәтәскә урта мәктәбендә иртәнге күнегүләр үткәрелде. Бу күнегүләрне барлык укучылар да бик теләп башкардылар.

Теләче балалар иҗат үзәге “Минем яраткан укытучым” конкурсына йомгак ясады.Олы Мишә урта мәктәбе филиалы Әбде төп мәктәбе укучысы Фазылова А. шигырь уку конкурсында җиңүче булды. Мондый конкурслар укучыларда укытучыларга карата хөрмәт хисе тәрбияли.

Ул һәркемгә муллык китерүче, игеннәр, яшелчәләр җыелып беткәч уздырыла торган зур бәйрәм.  Бәйрәмдә  укчылар ике командага бүленеп  көч  сынашты. Балалар  төрле сынауларны  авырсынмыйча  башкарып чыктылар. Яшелчәләрдән өстәл әзерләделәр. 

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә укучылар спорт белән  шөгыльләнергә яраталар. Тәнәфесләрдә, дәрестән соң вакытларда төрле спорт ярышлары оештырыла.Волейбол,теннис,футбол уеннарында укучылар бик актив катнашалар һәм класслар арасында призлы урыннар өчен көрәшәләр.

21 октябрь көнне  Алан  урта мәктәбендә “Башлангыч сыйныф дәресләрендә системалы – эшчәнлекле якын килү алымнары һәм формалары” темасы буенча  башлангыч  сыйныф укытучыларының район семинары үткәрелде. Алан урта мәктәбе укытучылары  ачык дәресләр бирделәр. Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә  җитәкчесе семинарда алган яңалыкларны, үзгәрешләрне  киңәшмәдә хезмәттәшләренә җиткезде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International