К.Д.Ушинский балалар арасында әкиятләрнең уңышка ирешүендә халык иҗатының гадилеге белән балалар психологиясенең уртак сыйфатларга ия булуында күрә.
21 нче октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә беренче сыйныф укучылары белән К.Д.Ушинский әкиятләрен кычкырып уку үткәрелде.
Бу чараның максаты балаларга әкиятләрне анализ ясарга өйрәтү, укылганга үзеңнең хисләреңне белдерү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, конкурс биремнәре һәм уеннар ярдәмендә укуга кызыксыну тудыру булды. Балалар кызыксынып уеннарда, конкурсларда катнаштылар, артистларча әкият геройларына әверелделәр. Ахырдан бу әкиятләр буенча рәсем конкурсы игълан ителде.