Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.