Барысы 19 команда катнашты : Аксубай, Алексеевск р-н, Әлки, Актаныш,Б. Сабасы,Балтач, Биектау, Арча, Алабуга, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә,Сарман р-н (п. Җәлил), Норлат, Тәтеш, Мөслим, Чирмешән, Теләче.
Республика беренчелегенә барган ярышлырны үткәрүдә "Теләче" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә район башкарма комитетының балалар һәм яшүсмерләр спорт бүлеге, балаларны сәламәтлэндерү бален бирү үзәге катнашты. Теләче муниципаль районы – җыелма командасының тренерлары Зәкиев А.Х., Шәяхмәтов. Ш. А, пдо Бадриев З.Р. Иске Җөри урта мэктебе директоры Назклычев С. С. Җыелма команда составында Олы Мәтәскә урта мәктэбе (Лесной), Иске Җөри урта мэктәбе, Үзәк урта мәктэбе укучылары чыгыш ясады.
Барлыгы 190 укучы катнашты. Ярышлар ике уен мәйданчыгында Теләче урта мәктәбе һәм "Батыр"спорткомплексында үткәрелде.
Уеннар нәтиҗәләре буенча
21 октябрь көнне үткәрелгән уен нәтиҗәләре буенча 22 октябрь көнне уенны - 8 команда давам итте: Аксубай, Сарман р-н(п.Җәлил), Биектау, Кукмара, Алексеевск, Әлки, Балтач, Теләче.
Уен нәтиҗәләре буенча:
1 урын - Алексеевск
2 урын- Сарман р-н (п.Җәлил)
3 урын- Кукмара
4 урын- Теләче.