Татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Туган якны ярату, халкына хөрмәт тәрбияләү, кечкенәдән үк әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып бара. Балаларга үз-үзен тота белү, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәр дә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк шул чагында гына милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстерербез дип щйтщ алабыз.