20 нче октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Парлы ялгыз”, “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, ”Сәвилә”, “Ак торна каргышы” китаплары аша таныш булган язучы Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь тулу уңаеннан “Гомернең агышлары” исемле күргәзмә куелды.

2016 елның 21 октябре, җомга

Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International