19 октябрь көнне безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итеп, зурлар,уртанчылар һәм 2 кечкенәләр төркемнәрендә ачык чаралар үткәрелде.

2016 елның 21 октябре, җомга

Максатыбыз - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.  Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планнаштырылып алып барыла.  Дәресләрне карарга район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А. Н.,  ГКУ “Фәнни һәм белем бирү программасын финанслау дирекциясе БДД РТ "ның әйдәп баручы белгече Закиров Д.Р. килделәр. Алар балаларга төрле сораулар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртеп,видеороликлар күрсәттеләр һәм алып килгән бүләкләрен өләштеләр.Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен балаларның күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына эшебез нәтиҗәле, ә юл билгеләре ышанычлы ярдәмчебез  булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International