19 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. укучыларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре-әкиятләре белән таныштыру максатыннан “Әкияттә кунакта” исемле китап күргәзмәсе белән Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә булды. Халкыбызның әкиятләре нигезендә яшь буынга тәрбия бирүне китапханәче үзенең бурычы итеп саный.
Әкият, әкиятче, әкияти дөнья. Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.