Китап ул- кешенең дусты. Әдәби әсәрләр аша без үткәнебезне барлыйбыз, киләчәккә план корабыз, бүген эшләгән эшләребезгә бәя бирәбез. Әсәр үзәгенә куелган әдәп-әхлак мәсьәләләрен күзәтәбез. Бүген, 14 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатауллина Д.Г. һәм 9 нчы сыйныф укучылары туган як язучыларының иҗат җимешләренә күзәтү ясадылар. Д.Гайнетдинова һәм Р.Низамиев әсәрләрендә чагылыш тапкан туган җир, ата-баба нигезенең кадерен белү, дуслык-туганлык проблемаларына тукталдылар.
Мәктәпнең эчке контроль планы буенча Олы Мишә урта мәктәбендә математика укытуның торышы тикшерелә. Ул 10 нчы октябрьдән 15 енә кадәр бара. Максаты: укучыларның белем дәрәҗәләрен һәм укытучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Мәктәп администрациясе 5-11 классларда дәресләрдә булды, контроль эшләр үткәрде, документларны тикшерде.
Экскурсиягә барыр алдыннан балалар белән көзге табигать, урамда, юл аркылы чыкканда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Экскурсия вакытында балалар агачлар турындагы белемнәрен ныгыттылар, табигатькә карата сакчыл караш турында сөйләштеләр, агачлар турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр, каен агачы тирәсендә әйлән-бәйлән(хоровод) дә җырладылар. Үсемлекләрдәге, агачлардагы көзге үзгәрешләрне, бөҗәкләрнең кышка әзерләнүләре, көзен кошларның җылы якларга очып китүләре турында кызыксынып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алдылар. Әлеге экскурсиядән балалар үзләре өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Зурлар төркеме балалары белән тәрбияче " Транспорт төрләре" темасына багышланган бердәм эшчәнлек барышында балаларны җир,су,һава транспортларын таный һәм аера белергә өйрәтте."Парын тап" уены ярдәмендә транспортны йөртүчеләр турында сорашып белемнәрен ныгытты."Поездда барып", "самолетта очып",көймәдә йөзеп транспорт төрләренең хәрәкәт итү буенча кузаллауларын үстерде.Балалар актив кызыксынып, теләп һәр биремне башардылар. үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә җәяүлеләр автотранспорт юлларын бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына (зебра) аркылы чыгарга тиеш, ә юллар чатында моны юлның читеннән я тротуар буйлап эшлиләр. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны чагылдыра торган элемент (мәсәлән, браслет) булырга тиеш. Якыннан яктырта торган фараларны кабызганда, караңгы вакытта җәяүле кешене 25 – 30 метр арада гына күреп була. Ә киемендә яктылыкны чагылдыру элементы булганда, 130 – 140 метрдан, ә ерак яктырта торган фараларны кабызганда 400 метрдан күрергә мөмкин.
Безнең балалар бакчасында, икенче кечкенәләр төркемдә “Алтын көз”темасына дәрес узды . Балалар кәрзингә яфраклр җыйдылар, аларга дәрес бик ошады. Ел фасылларына карата узган дәресләр, табигатькә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияли.
Тәнәфесләрдә укучылар ял итәргә, китаплар укыйлар һәм бииләр. Укучыларыбыз спорт уеннарын да бик яраталар. Тәнәфес вакытында спортзалда волейбол, баскетбол , футбол, өстәл теннисы уеннарын яратып уйныйлар. Балалар көндәлек хәрәкәт режимын үтиләр.
2016 елның 13 октябренә алынган оператив мәгълүмәтлар буенча туфракны эшкәртү 23,0 мен га мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен эшкәртү – 12,4 мен га, өске катламын – 10,6 мен га, бу барлык мәйданнын 86% ын тәшкил итә. Туфракны төп эшкәртүдә көн саен 30-35 агрегат катнаша. Уртача бер көнгә 400 га мәйдан жир эшкәртелә.
ҖЧҖ «Алан», ҖЧҖ «Игенче», ҖЧҖ «Тан», ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыкларында туфракны төп эшкәртү тәмамланган, ҖЧҖ «Теләче Агро»ның О.Мишә, М.Джалиль хәм Айдар бүлекчәләрендә 85% тан артыграк мәйданда туфракны эшкәртү башкарылган.
11 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре озак еллар Шәтке авыл китапханәсендә китапханәче булып эшләгән Җәвирә апа Хабриеваны 80 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр, изге теләкләр теләп бүләк тапшырдылар.