ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Соңгарак калып булса да, быел да без бу уку елындагы беренче бәйрәмебезне үткәрдек.Ул бәйрәм безнең иң кадерле кешеләребезгә- дәү әниләребезгә багышланган иде. Һәр баланың әбисе бәйрәмгә килде. Оныкларының үзләренә багышлап шигырь сөйләүләрен, җыр җырлауларын , биюләрен алар горурланып, сөенеп тыңладылар. Бакча тәрбиячесе Г.Х.Мингазова үзе үстергән  хризонтемалардан букет ясап  әбиләргә бүләк итте. Оныклары кулыннан шушы букетны алгач әбиләрнең күзендә шатлык яшьләре җемелдәде.Кичәнең ахыры чәй эчү белән тәмамланды

Ярышларда бөтен республикадан җыелган укытучылар, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм Мәгариф министрлыгы командасы катнашты.

Спартакиада кысаларында педагоглар спортның 8 төре буенча көч сынашты: җиңел атлетика, озынлыкка сикерү, бадминтон, канат тарту, пневматик винтовкадан ату, мини-футбол, гер күтәрү һәм йөзү. Шулай ук спартакиада кысаларында районнарның мәгариф бүлеге җитәкчеләре ГТО нормалары да тапшырдылар.

Һәр сыйныфта да  укучылар стенгазеталар, җырлар,биюләр әзерли башладылар.

14 нче октябрь  көнне  Алан мәдәният йортында “ФДББС  тормышка ашыру  шартларында сәламәтлеге  чикле балалар белән берлектә инклюзив укыту” темасына  фәнни-методик семинар  булып узды.  Анда Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе администрациясе һәм укытучылары катнашты.  Семинарда  “ В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты”ннан килгән педагогик фән докторлары һәм аспирантлар чыгыш  ясады. Докладчылар эш дәверендә кулланырлык файдалы киңәшләр тәкъдим иттеләр.

         14 нче октябрь  көнне  Алан мәдәният йортында “ФДББС  тормышка ашыру  шартларында сәламәтлеге  чикле балалар белән берлектә инклюзив укыту” темасына  фәнни-методик семинар  булып узды.  Анда МБГБУ – Олы Нырсы гомуми белем бирү мәктәбе администрациясе һәм укытучылары катнашты.  Семинарда  “ В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты”ннан килгән педагогик фән докторлары һәм аспирантлар чыгыш  ясады. Докладчылар эш дәверендә кулланырлык файдалы киңәшләр тәкъдим иттеләр.

13 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә чираттагы ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта тәрбиягә, укуга, имтиханнарга, куркынычсызлык кагыйдәләренә карата  мөһим сораулар каралды.

Элеге чарада Телэче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., Телэче районынын башкарма комитет житэкчесе Нуруллин Р.Р., Телэче районы ветеринария булекчэсе житэкчесе И.Р. Нуруллин, район житэкчелэре катнаштылар.  


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

Хөрмәтле юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Хөрмәтле юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Барлык казанышларыбыз - тармак ветераннарының, хезмәткәрләренең, юл төзелеше оешмалары җитәкчеләренең югары профессиональлеге нәтиҗәсе. Сез фидакарь хезмәтегез белән автомобиль юллары төзелешенә һәм аларны карап тотуга лаеклы өлеш кертәсез. Лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, уңышлар һәм гөрләп алга баруыгызны телим!


14
октябрь, 2016 ел
җомга

13 октябрь  көнне Югары Кибәхуҗа  урта  гомумбелем бирү мәктәбенең  беренче сыйныф укучылары белән  “Юл  йөрү кагыйдәләре” дигән темага сыйныф сәгате үтте.   Без бу сыйныф сәгатендә юл йөрү кагыйдәләрен  үтәмәгәндә нинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуы турында сөйләштек. Урамда һәм юлда игътибарлылыкны арттырырга кирәклеге турында әйтелде. Юл йөрү кагыйдәләрен  тапкырлау  таблицасы  кебек  белергә кирәк!- дигән нәтиҗә ясадык.

Семинарда мәдәният хезмәткәрләре балалар белән эш, клуб берләшмәләре эшчәнлеге, капма-каршы концерт оештырулар тәҗрибәсен уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International