14 нче октябрь көнне Алан мәдәният йортында “ФДББС тормышка ашыру шартларында сәламәтлеге чикле балалар белән берлектә инклюзив укыту” темасына фәнни-методик семинар булып узды. Анда Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе администрациясе һәм укытучылары катнашты. Семинарда “ В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты”ннан килгән педагогик фән докторлары һәм аспирантлар чыгыш ясады. Докладчылар эш дәверендә кулланырлык файдалы киңәшләр тәкъдим иттеләр.