13 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән “Юл йөрү кагыйдәләре” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Без бу сыйныф сәгатендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгәндә нинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуы турында сөйләштек. Урамда һәм юлда игътибарлылыкны арттырырга кирәклеге турында әйтелде. Юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек белергә кирәк!- дигән нәтиҗә ясадык.