Конкурста әбиләр үзләренең оныклары белән катнаштылар. Конкурста катнаша алмаган өлкәннәребезне хезмәткәрләр өйләренә барып котладылар.
Лесной авылы клубы хезмәткәрләре «Заря» клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән акция нигезендә тыл ветераны Никитина Ольга Дмитриевна белән очрашу кичәсе оештырдылар.
Язучы-шагыйрьләребезнең әдәби әсәрләре безнең күңелләргә шифа булып рухыбызны савыктыра, халык үзе дә әдәбиятка, шигърияткә тартыла, камиллеккә һәм сафлыкка омтыла. 13 октябрьдә татар шигъриятендә иң күренекле шәхесләрнең берсе булган Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел тулды. Аның үзенә бер төрле үзенчәлекле, тирән эчтәлекле иҗаты белән китап укучыларыбызны таныштыру максатыннан Айдар авылы китапханәсендә “Халык улы диләр, яшәгәнгә, туган халкы өчен җан атып” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Әлеге газета айга бер тапкыр чыга. Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының яңа 9(сентябрь) санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.
Сөйләшү җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды. Аларның һәрберсенең кулына кызыл , зәңгәр төстәге карточкалар бирелде. Шул карточкалар ярдәмендә клуб мөдире биргән уңай сорауларга -кызыл, тискәре сорауларга- зәңгәр төстәге карточкалар белән җавап кайтардылар. Әңгәмә вакытында дөреслек, хаклык , ялган турында да күп сөйләшенде. Яшьләр - "Актыкта хаклык җиңә" -дигән татар халык мәкале белән әңгәмәне төгәлләделәр.
Бу күргәзмә язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган презентация ярдәмендә укучыларга тулыландырылып бирелде.
Мөдәррис Әгъләмов – искиткеч талант иясе. Аның иҗаты үзенә бер төрле үзенчәлекле, тирән эчтәлекле. Аларда халкыбыз язмышы шагыйрь хисләренә уралып бирелгән. М.Әгъләмов үзе дә тормышның ачысын-төчесен күп күргән: вакытында гаиләсе, торыр урыны да булмаган. Шулай булуга карамастан, ул югалмаган, үзендә яшәү көче тапкан, максатына ирешкән.
Безнең юбилярыбыз бөтен гомерен, тырышлыгын авыл халкына, Ватанына, якыннарына биргән бик кадерле кешебез котлауларга лаеклы шәхес. 12 октябрьда Шәтке авылында гомер итүче Хәбриева Җәвирә апага 80 яшь тулды. Ул 42 ел Шәтке авылында китапханәче булып эшли. Аны әлеге олуг юбилее белән Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре котладылар. Матур картлык, саулык – сәламәтлек тыныч тормыш теләделәр.
Бу көн нинди тарихи вакыйга белән бәйләнгән булуы аңлатылды.Тарихыбызның мондый вәхшилекне беркайчан да күргәне булмый. Бүгенге көндә дә төрле илләрдә сугышлар дәвам итә. Аларда бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә. Бүтән беркайчан да мондый вәхшилекләр кылынмасын һәм һәрвакыт күгебез аяз булсын.
Шул уңайдан 14 октябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында балалар белән тематик кичә уздырылды. 7, 8, 9 сыйныф укучыларына Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры турында мәгълүмат бирелде. 1552 нче елнын октябре вакыйгалары, Сөембикә, Явыз Иван, Сөембикә манарасы салыну тарихы турында презинтация аша, балалар, тарихыбызда тиңе булмаган кара көнне – хәтер көнен исләрендә ныграк сакларлар.