Шәтке авылы китапханәсе 2015 елның ноябреннән үзенең “Китапханә хәбәрләре” дигән газетасын чыгара башлады.

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Әлеге газета айга бер тапкыр чыга. Авыл халкы газета битләрендә яңа китаплар, үткәрелгән кичәләр, алга куелган планнар белән таныша алалар. Сезнең хозурыгызга китапханә газетасының  яңа 9(сентябрь)  санын тәкъдим итәбез. “Китапханә хәбәрләре” А4 форматында 4 битле булып чыгарыла. Китап укучыларыбызга газета бик ошый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International