Язучы-шагыйрьләребезнең әдәби әсәрләре безнең күңелләргә шифа булып рухыбызны савыктыра, халык үзе дә әдәбиятка, шигърияткә тартыла, камиллеккә һәм сафлыкка омтыла. 13 октябрьдә татар шигъриятендә иң күренекле шәхесләрнең берсе булган Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел тулды. Аның үзенә бер төрле үзенчәлекле, тирән эчтәлекле иҗаты белән китап укучыларыбызны таныштыру максатыннан Айдар авылы китапханәсендә “Халык улы диләр, яшәгәнгә, туган халкы өчен җан атып” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.