Сөйләшү җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды. Аларның һәрберсенең кулына кызыл , зәңгәр төстәге карточкалар бирелде. Шул карточкалар ярдәмендә клуб мөдире биргән уңай сорауларга -кызыл, тискәре сорауларга- зәңгәр төстәге карточкалар белән җавап кайтардылар. Әңгәмә вакытында дөреслек, хаклык , ялган турында да күп сөйләшенде. Яшьләр - "Актыкта хаклык җиңә" -дигән татар халык мәкале белән әңгәмәне төгәлләделәр.