Бу күргәзмә язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган презентация ярдәмендә укучыларга тулыландырылып бирелде.
Мөдәррис Әгъләмов – искиткеч талант иясе. Аның иҗаты үзенә бер төрле үзенчәлекле, тирән эчтәлекле. Аларда халкыбыз язмышы шагыйрь хисләренә уралып бирелгән. М.Әгъләмов үзе дә тормышның ачысын-төчесен күп күргән: вакытында гаиләсе, торыр урыны да булмаган. Шулай булуга карамастан, ул югалмаган, үзендә яшәү көче тапкан, максатына ирешкән.