15 октябрь көнне Саба районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре спартакидасының финал уеннары узды.

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Ярышларда бөтен республикадан җыелган укытучылар, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм Мәгариф министрлыгы командасы катнашты.

Спартакиада кысаларында педагоглар спортның 8 төре буенча көч сынашты: җиңел атлетика, озынлыкка сикерү, бадминтон, канат тарту, пневматик винтовкадан ату, мини-футбол, гер күтәрү һәм йөзү. Шулай ук спартакиада кысаларында районнарның мәгариф бүлеге җитәкчеләре ГТО нормалары да тапшырдылар.

Теләче җыелма командасы түбәндәге призлы урыннарны яулады:

Бадминтон:

Җаббаров Алмаз (Баландыш мәктәбе) – 1 урын

Салихова Зөлфия (Теләче мәктәбе) – 2 урын

Пневматик винтовкадан ату:

Аркадьева Людмила (Шармыш мәктәбе) – 1 урын

Җиңел атлетика эстафетасы (Теләче мәктәбе укытучылары Рафил Хәкимов, Ләйсән Алимова, Райлә Мөхәмәтшина һәм Сауш мәктәбе укытучысы Илнур Зәйнуллин) – 2 урын

Финал этабы нәтиҗәләре буенча, Теләче районы педагоглары җыелма командасы, үз эченә укучылар саны 3500 дән ким булган 24 район кергән группада 7 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International