Соңгарак калып булса да, быел да без бу уку елындагы беренче бәйрәмебезне үткәрдек.Ул бәйрәм безнең иң кадерле кешеләребезгә- дәү әниләребезгә багышланган иде. Һәр баланың әбисе бәйрәмгә килде. Оныкларының үзләренә багышлап шигырь сөйләүләрен, җыр җырлауларын , биюләрен алар горурланып, сөенеп тыңладылар. Бакча тәрбиячесе Г.Х.Мингазова үзе үстергән хризонтемалардан букет ясап әбиләргә бүләк итте. Оныклары кулыннан шушы букетны алгач әбиләрнең күзендә шатлык яшьләре җемелдәде.Кичәнең ахыры чәй эчү белән тәмамланды