Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының "2016-2017 нче уку елында башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчкәндә укучыларга старт диагностикасы үткәрү" приказы нигезендә, 30 сентябрьдан 6 октябрь га кадәр Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Югары Киибәхуҗа урта мәктәбендә һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә дә, 5нче сыйныф укучылары математикадан, рус теленнән старт диагностикасы үтте.
5 нче октябрь көнне Теләче мәдәният йортында укытучылар өчен бәйрәм тантанасы оештырылды. Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары да бу чарада катнаштылар. Укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Зарипов И.Ф., район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. һәм килгән кунаклар тәбрикләделәр. Бәйрәм концерты карап укытучылар рәхәтләнеп ял иттеләр.
Кәргәзмәдә өлкәннәргә һәм балаларга бергәләп уку өчен хайваннар турында китаплар, Россиянең гаҗәеп табигате турында мәгълүмат тәкъдим ителде, ә табигатне саклап тоту безнең көчебездән килә. Шулай ук балаларга туган як табигате турында әдәбият тәкъдим ителде.
Китап күргәзмәсе янында регуляр рәвештә күзәтүләр үткәрелә, чөнки күргәзмәдәге китаплар даими рәвештә яңартылып тора.
Ямбулат авылы китапханәсендә танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 90 ел тулу уңаеннан, "Ач, шигърият, серләреңне!" дип исемләнгән шагыйрә иҗатына күзәтү үткәрелде.
Шул уңайдан, Алан авылы клубында өлкән буынга багышланган мәдәни чара үткәрелде. Өлкәннәргә чәй эчертү һәм концерт оештырылган иде. Бик күп котлаулар яңгырады
Балалар бик теләп яңа китаплар белән таныштылар. “Китапларга сакчыл караш” дигән темага әңгәмә тыңладылар, иске китапларга “беренче ярдәм” күрсәттеләр.