ЯҢАЛЫКЛАР

7
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 3 октябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре видеокоференция җыелышында катнаштылар.

2016 елның 1 нче октябрь көнне, “Өлкәннәр көне” уңаеннан, Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф. М. Галимова һәм “Родник”халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  җитәкчесе Н. А. Муртазин Лесхоз картлар йортына Теләче районыннан булган өлкәннәрне котлап күчтәнәчләр тапшырдылар.

Өлкән кешеләр кунакларны күтәренке кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар.

Әлеге бәйрәм чарасы вакытында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үзләрендә исәптә торган өлкән кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар. Шулай ук әлеге чарада, Теләче районының төрле оешмаларыннан килгән белгечләре белән, түгәрәк өстәл үткәрелде. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Бәйрәмгә килгән һәрбер өлкән кеше рәхмәт хисләре белән таралышты.

Чара барышында юбилярлар, пенсионер укытучылар, профессиональ конкурсларда катнашкан һәм җиңү яулаган мөгаллимнәрне, тәрбиячеләрне тәбрикләделәр. Мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән Теләче района башлыгы Зарипов Илдус Фатихович, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна котлады. Чара татар эстрадасы артислары чыгышы белән тәмамланды.

Киңәшмәдә “Теләче муниципаль районы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуны тагын да камилләштерү” темасы буенча сөйләшү алып барылды. Киңәшмәне мәгариф бүлеге методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебай кызы алып барды.

Киңәшмәдә  “Теләче муниципаль районы мәктәпләрендә тарих һәм җәмгыять белеме буенча укытуны камилләштерү” темасына сөйләшүләр булды Киңәшмәне мәгариф бүлеге методисты Җиһангәрәева Хәния Миннебай кызы алып барды.

Бу буклет тулысы белән үзенең бөтен гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган пенсионер укытучы Сибгатуллина Хәмидә Ахунҗан кызының эшчәнлеген һәм тормыш юлын чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International