5 октябрь көнне район мәдәният йортында "Укытучылар көне" үткәрелде. Чарада барлык район мөгаллимнәре катнашты.

2016 елның 7 октябре, җомга

Чара барышында юбилярлар, пенсионер укытучылар, профессиональ конкурсларда катнашкан һәм җиңү яулаган мөгаллимнәрне, тәрбиячеләрне тәбрикләделәр. Мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән Теләче района башлыгы Зарипов Илдус Фатихович, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна котлады. Чара татар эстрадасы артислары чыгышы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International