Кичәгә яшь шигърият сөючеләр чакырылды. Шагыйрәнең китапларыннан күргәзмә куелды.
Табигатьнең моңсу да, шул ук вакытта күңелгә рәхәтлек өсти торган чагы. Шушы матур, алтынсу-ямансу көннәрдә илебез укытучылар көнен билгеләп үтә. Айдар авыл китапханәсендә "Китапханә сулышы" газетасының чираттагы саны да хөрмәтле укытучыларыбызга багышланып дөнья күрде.
Күргәзмәнең исеме “Күренекле әдип” дип аталды һәм ул язучының тууына 70 ел тулуга багышланды. Күргәзмәгә язучының китаплары һәм аңа багышланган башка материаллар куелды.
Шул уңайдан Алан авылы китапханәсе тарафыннан хезмәт ветераны, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, юбиляр- укытучы Даутова Люция Шәфыйк кызы белән очрашу оештырылды. Очрашу барышында юбиляр укытучы бәйрәм котлауларын кабул итте, китапханә тормышы белән кызыксынды, яңа китаплар белән танышты. Олы яштә булуына карамастан, ул китап һәм журналлар укырга бик ярата.
Әлеге акциянең максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне китап укуга тарту, балалар китапханәләренә игътибарны арттыру; китапханәләрнең фондын заманча әдәбият белән тулыландыру.
Китаплар посылка белән почта аша 4 октябрь көнне килде. Җибәрелгән китаплар саны бу юлы да 15 данә.
Китап укучыларга, җәйге чорда сыйныфтан тыш уку өчен кирәк булган – Ю. Ковальның “Чистый дор”, “Шамайка”, “Приключения Васи Куролесова” әсәрләре, В. Губаревның “Королевство кривых зеркал”, Л. Толстойның “Басни, сказки, рассказы”, “Филипок”, Д. Родариның “Джельсомино” һәм башка китаплар кайтты.
Бу көннәрдә алар Арча мәдәният йортында узачак "Наш дом Татарстан" дип исемләнгән республика фестиваленә әзерләнәләр.
Лесной балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген кайгыртып тәрбияче апалары бер нәрсәне дә күздән ычкындырмый. Балалар өчен иртәнге физарядка, шөгыль барышында төрле ял итүләр, хәрәкәтле уеннар, саф һавага чыгып әйләнә-тирәне күзәтү һ.б. болар барысы да үз вакытында, тиешенчә уздырылырга тиеш. Балалар кечкенәдән үк спортны яратып, сәламәт булуның кадерен белеп үсәргә тиеш. Тәрбияче балалар күңеленә үтеп керерлек итеп, гади һәм тылсымлы сүзләр белән, сәламәт булу турында төрле әңгәмәләр алып бара. Сәламәт бала- әти-әнинең бәхете. Шуңа күрә әти-әниләр дә балаларының сәламәт булуы турында кайгыртып яши.
Район мәгариф булеге методисты Анна Саетова җитәкчелегендә Теләче балалар бакчаларының бер төркем белгечләре (логопед, психолог, рус һәм татар теле белгече) методик максат белән безнең балалар бакчасына килделәр. Белгечләрнең максаты: тәрбиячеләргә психология өлешеннән консультация, рус һәм татар теленнән өстәмә белем бирү, логопед киңәшләрен тапшыру иде. Балаларыбыз югалып калмыйча килгән кунаклар белән ачыктан ачык сөйләшеп, булган белемнәрен җиткерделәр.
Укытучыларны районы башлыгы И.Ф.Зарипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.В. Карпова һ.б. котладылар. Мәгариф өлкәсендә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар тапшырдылар. Барлык укытучыларны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез!
День учителя — это праздник особенный. Его празднует каждый человек, потому что кем бы он ни был — президентом, моряком, водителем, врачом, музыкантом, — прежде всего он чей-то бывший ученик. Сегодня ученики поздравили своих учителей с праздником и пожелали успехов в нелегком труде, терпения, счастья, здоровья.
Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә ,күбебезнең күз алдына нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз килеп баса.