Табигатьнең моңсу да, шул ук вакытта күңелгә рәхәтлек өсти торган чагы. Шушы матур, алтынсу-ямансу көннәрдә илебез укытучылар көнен билгеләп үтә. Айдар авыл китапханәсендә "Китапханә сулышы" газетасының чираттагы саны да хөрмәтле укытучыларыбызга багышланып дөнья күрде.