Әлеге акциянең максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне китап укуга тарту, балалар китапханәләренә игътибарны арттыру; китапханәләрнең фондын заманча әдәбият белән тулыландыру.
Китаплар посылка белән почта аша 4 октябрь көнне килде. Җибәрелгән китаплар саны бу юлы да 15 данә.
Китап укучыларга, җәйге чорда сыйныфтан тыш уку өчен кирәк булган – Ю. Ковальның “Чистый дор”, “Шамайка”, “Приключения Васи Куролесова” әсәрләре, В. Губаревның “Королевство кривых зеркал”, Л. Толстойның “Басни, сказки, рассказы”, “Филипок”, Д. Родариның “Джельсомино” һәм башка китаплар кайтты.