ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!

Быел да сез һөнәри бәйрәмегезне рухи күтәренкелек белән каршы аласыз. Районыбыз игенчеләре  22042 гектар мәйданнан 453500 центнер икмәк суктырып алу бәхетенә ирештеләр. Һәр гектардан 20,6 центнер уңыш алып, без ындырларыбызны гәрәбәдәй ашлык белән баета алдык. Аеруча, җаваплыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче” ширкәтләре, “Сөт иле –Теләче” агрофирмасының Сауш бүлекчәләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу. Аларның ат бәйләрлек алтын баганага  тиң игенче-механизаторлары тырышлыгы белән, әлеге хуҗалыкларның басу-кырының һәр гектарыннан 25-31 шәр центнер уңыш җыеп алынды. Шунысы сөендерә: елның-елында районыбыз терлекчеләре дә продукция җитештерүне арттыра гына бара.


7
октябрь, 2016 ел
җомга

Отдел инфраструктурного развития Исполнительного комитета  Тюлячинского муниципального района РТ, Тюлячинский район, с. Тюлячи, ул. Ленина, 46 , тел. (884360) 2-18-70, приглашает к участию в отборе.

Предмет отбора: выбор подрядной организации на проведение работ по капитальному ремонту многоквартирных домов РТ, Тюлячинский район, c.Тюлячи, ул. Кооперативная-1, д.5а.

Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Марсель Галиев әсәрләре тема һәм жанр ягыннан бик бай. Аның шигъри тәлгәшләрендә, проза әсәрләрендә дөнья матурлыгы, якыннарына мәхәббәт, динебезгә һәм туган ягыбызга, тарихыбызга, телебезгә чиксез хөрмәт чагыла.

Уен- викторинаның максаты- өзекләрдән әкиятләрне искә төшерү; автор әкиятләрен, халык әкиятләрен укуга кызыксыну уяту иде. Балаларга алдан ук бер әкият укырга дип өй эше бирелде. Балалар үзләренең яраткан әкият геройларының рәсемнәрен ясап алып килделәр.

      Уен барышында   балалар яраткан әкиятләрен искә төшерделәр,әкият геройларында кунакта булдылар,табышмаклар чишү юлы белән әкият урманына сәяхәт кылдылар.

3 октябрь  көнне Казан шәһәре спорт һәм туризм академиясе бинасында VI яшьләр һәм балалар Форумы булып узды . Форумда безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучысы Шакурова Фирүзә катнашты. Бу очрашу укучыларның активлыгын тагын да арттыру һәм СДО туган көненә 10 ел уңаеннан оештырылды.

Ул балалар белән “Табышмаклар иленә сәяхәт” дип исемләнгән интеллектуаль уен  үткәрде. Балалар хайваннар, яшелчәләр, табигать күренешләре буенча әйтелгән табышмакларны бик теләп чиштеләр.

2016 елның 7 октябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагог-психологы Г. Р. Зиннатова, “Тату гаилә” клубы кысаларына таянып,  социаль яктан авыр тормышлы булган гаиләләрдә сәламәт яшәү рәвешен һәм балаларның бәхетле киләчәген булдыру максаты белән тренинг үткәрде. 

Олы Нырсы урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары Казан федераль университетында үтәчәк олимпиадага эзерләнәләр. Җитәкчесе татар теле укытучысы. Уңышлар телибез.

Әлеге түгәрәкне педагог-тренер Абдурахманов А.П.  алып бара.

Шахмат уены  балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була,  шахмат  уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару,  ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур…


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International