Әлеге түгәрәкне педагог-тренер Абдурахманов А.П. алып бара.
Шахмат уены балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур…