7 нче октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә танылган әдип — шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Галиевка 70 яшь тулу уңаеннан ”Әдипнең алтын тоткалары” исемле күргәзмә куелды.

2016 елның 7 октябре, җомга

Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Марсель Галиев әсәрләре тема һәм жанр ягыннан бик бай. Аның шигъри тәлгәшләрендә, проза әсәрләрендә дөнья матурлыгы, якыннарына мәхәббәт, динебезгә һәм туган ягыбызга, тарихыбызга, телебезгә чиксез хөрмәт чагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International