Тормышыбызда сәламәтлек иң беренче урында тора.

2016 елның 7 октябре, җомга

Лесной балалар бакчасында балаларның сәламәтлеген кайгыртып тәрбияче апалары бер нәрсәне дә күздән ычкындырмый. Балалар өчен иртәнге физарядка, шөгыль барышында  төрле ял итүләр, хәрәкәтле уеннар, саф һавага чыгып әйләнә-тирәне күзәтү һ.б.  болар барысы да үз вакытында, тиешенчә уздырылырга тиеш. Балалар кечкенәдән үк спортны яратып, сәламәт булуның кадерен белеп үсәргә тиеш. Тәрбияче  балалар күңеленә үтеп керерлек итеп, гади һәм тылсымлы сүзләр  белән, сәламәт  булу турында төрле әңгәмәләр алып бара. Сәламәт бала- әти-әнинең бәхете. Шуңа күрә әти-әниләр дә балаларының сәламәт булуы турында кайгыртып яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International