ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Айдар мәдәният йортында 1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына  әзерлек башланган. “Әлеге көнне безнең өлкән буын кешеләре Айдар мәдәният йортында килергә түземсезлек белән көтеп торалар. Алар тарафына матур җырлар, биюләр  өйрәнелә”,- дип хәбәр итте безгә мәдәният йорты җитәкчесе Резеда Фаляхова.

Территорияне чүпләрдән арындырдык, күпьеллык чәчәкләр һәм 1 агач утырттык.Ае белән барган экологик субботникта балалар белән табигатьне саклау турында әңгәмә үткәрдек, төрле дидактик уеннар уйнаттык.

Бу массакүләм чарада  мәктәпукучылары, оешма  эшчеләре   активлык күрсәттеләр. Ярышлардан соң барлык катнашучыларга чәй эчү оештырылган иде.   

Китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады.Укучылар күргәзмәдән тәкьдим ителгән китапларны сайлап алды.

Бу күргәзмә укучыларга һөнәр сайлауга әзерләнү һәм хезмәт кешесенә,өлкәннәр, әти - әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан ясалды. 


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Ярышта 2002 елгы һәм яшьрәк, 2001 елгы һәм олырак балалар һәм өлкәннәр катнашты.  Теләче районы җыелма командасы составында Баландыш төп мәктәбе укучылары һәм бабаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы А.Ф. Җаббаров уйнады. Уен нәтиҗәләре буенча, безнең бадминтончылар иң көчле 8 бадминтончы арасына керүгә иреште.

С 19 сентября начался  школьный этап всероссийской и республиканской олимпиады школьников в соответствии с приказом МО и Н РТ «О проведении школьного этапа всероссийской и республиканской олимпиады школьников». Прошли олимпиады по экономике, истории, математике, физике и  правовым знаниям.  Учащиеся четвертых классов приняли участие в школьном туре Всероссийской олимпиады школьников по математике.Всероссийская олимпиада школьников - система ежегодных предметных соревнований для обучающихся.

24 сентябрьдә Олы Мишә урта мәктәбе укучылары дәресләрдән соң  шимбә өмәсенә чыкты. Укучылар көче белән  мәктәп тирәсе чүп-чарлардан чистартылды, агачлар утыртылды.  Мәктәп яны бакчасында кишер, чөгендер  җыелды.   Мондый өмәләрдә  катнашып тирә-ягыбызны тагы да ямьләндерсәк иде!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International