Әлеге чарада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М., авыл китапханәчесе Хисамиева Г.Ә. чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар Татарстан җөмһүриятенең мәдәни ядкарьләре белән таныштырдылар һәм яңа уку елында балаларны әлеге тарихи урыннарга сәяхәт итәргә чакырдылар.
Китапханәгә килгән балалар классик жанрда иҗат итүче рус язучыларының әдәби әсәрләре белән таныштылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр.
Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан, китапханә фондындагы китаплары урын алды. Аның шигырьләре туган як матурлыгы, сафлык, хаклык, яшәеш, матур киләчәккә өмет турында.
“Терроризм кайдан барлыкка килә?”, “Терроризм белән күзгә күз очрашкач нишләргә?” сорауларга балалар җаваплар алдылар. Шулай ук рэсемгэ конкурс уздырылды.
Башлангыч сыйныф укучылары “Диңгез хикмәтләре” турында презентация карадылар, “Серле диңгез” дип исемләнгән әңгәмәдә катнаштылар. Кичә ахырында балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган китапларны өйләренә алдылар.
Күргәзмәгә язучының китаплары куелды.
Татарстан Республикасы ветераннары арасындагы үзешчән ветераннарның “Балкыш” республика фестиваленә, 1 октябрь –Өлкәннәр көненә әзерлек эшләре бара.
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт.Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Балаларны ,мәктәп янәшәсендәге паркта, мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г каршы алды. Ул мәктәп белән таныштыруны яңа төзелгән парктан башлап җибәрде. Мондагы матурлыкка таң калырлык – Тукай һәм Пушкин шигырьләре язылган скульптура композицияләре, парк уртасында Җир шары урнашкан, монда хәттә Теләчебезне дә табып була, ял итәр өчен эскәмияләр, тирә-якта аллы-гөлле чәчәчкләр үсеп утыра. Аннан балалар мәктәпнең эченә үттеләр. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис иттеләр. 4в сыйныфында физминуткада да катнаштылар. Шулай ук балалар китапханәдә булдылар, спорт залы белән дә таныштылар. Укытучылар һәм укучылар балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм тагын бер елдан зирәк һәм акыллы балалар булып үсеп , белем алырга дип мәктәптә укырга килүләрен көтеп калуларын әйттеләр.