Хөрмәтле тәрбиячеләребез!

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт.Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!

Без телибез сезгә олы бәхет,

Озын гомер, бетмәс шатлыклар.

Барыр юлларыгыз озын булсын,

Ашыкмасын килер картлыклар.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты тыныч тормыш –

Безнең сезгә әйтер теләкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International