Республикабызда 5-19 сентябрь көннәрендә уздырылып килүче «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Айдар авылы китапханәчесе физик мөмкинлекләре чикле булган авылдашларыбызның өйләренә барды, аларга кечкенә генә бүләкләр тапшырды. Бүгенге көндә тормышта һәм җәмгыятьтә үзләренең кирәкле кешеләр икәнлеген тоеп яшәү, аларның күңелләренә изгелек салу, алар белән аралашу бик мөһим.
Анда башлангыч сыйныфларның укучылары мәдәни көндәлек белән таныштырылып, аларга аны тутыру тәртибе өйрәтелде, Татарстан Республикасының тарихи урыннарына багышланган презентация күрсәтелде. “Үз тарихын белгән – югалмас!” дигән китап күргәзмәсе куелды.
Кичәдә Сауш авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Шайдуллина С.С., Гимадиева Г.Т. һәм мәктәп диреторы Давлетшин Н.М. катнаштылар.
17 сентябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелде.
Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итте. Сату мәйданчыгы гадәттәгечә Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылды.
Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкдим иттеләр. Ярминкәгә якынча 1 млн. сумлык продукция китерелде, 28 машина катнашты.
Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары тәкдим ителде: ит, йомырка, сөт, май, икмәк, көрпәләр, бәрәңге, яшелчәләр, бал, пешкән ризыклар хәм башкалар. Бу продукциягә бәяләр шактый тубән хәм бик кулай иде.
ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгы ярминкәдә хәйрия өстәле оештырды, өлкәннәргә хәм сатып алучыларга бушка кара бодай боткасы, коймак хәм кайнар чәй тәкдим ителде, шулай ук район артистлары катнашып, күңелле музыка яңгырады, бу үз чиратында сатып алучыларның кәефләрен күтәрде хәм ярминкәгә җәлеп итеп торды.
Беренче килеп сайлаган дүрт сайлаучыга участок сайлау комиссиясе рәисе бүләкләр тапшырды. Көндезге сәг.10 да Шәтке үзешчәннәре концерты булды.
Спорт – сәламәтлекнең нигезе. Быелгы уку елында һәр атнаның пәнҗешәмбесе спорт көне дип игълан ителде. Безнең Олы Мишә урта мәктәбендэ бу көнне узган атнада баскетбол ярышлары булып узды. Биредә 10-11 сыйныф командалары катнашты. Укучылар матур һәм куңелле уеннар күрсәттеләр. Берничә очкога гына алга китеп, 11 нче сыйныф командасы беренчелекне яулады. Аларга киләсе ярышларда да уңышлар телибез!
17 сентябрьдә Максабаш башлангыч мәктәбендә “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” темасына ата-аналар җыелышы үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре ата-аналарны укучыларның мәктәп тормышы белән таныштырдылар. Дәрескә әзерлек, дәрескә йөреш, ашханәдә туклану, укучыларның бер-берсенә мөнәсәбәте, иртәнге гимнастика, сыйныф сәгатьләре, гриппка каршы прививка һ.б. мәсьәләләр хакында сөйләделәр. Электрон дәреслекләр, аларның уңай һәм уңайсыз яклары турында фикер алыштылар. Укытучы белән ата-ана бала тәрбияләүдә бер-берсенең ярдәмчеләре булырга тиешлегенә басым ясап, ике арада тыгыз элемтә урнаштырып эшләргә кирәклеген әйттеләр. Мәктәп мөдире федераль дәүләт белем стандартында (ФГОС), мәҗбүри өлеш булып, дәрестән тыш эшчәнлек торуы хакында сүз алып барды.
18 сентябрь иртәсендә Алан авылы халкы берәмләп тә, гаиләләре, күршеләре белән дә 2683 номерлы сайлау участогына юл тотты. Аларны биредә кайнар чәй, тәмле коймак, якты йөз белән сайлау комиссиясе әгъзалары көтеп алдылар. Протоколлардан күренгәнчә, кандадатларга тавыш бирү өчен сайлау участогына гомуми сайлаучылар исемлегеннән 99% кеше килде. Бу исә үз чиратында сайлауларны оешкан төстә үтте дип әйтергә мөмкинлек бирә.