Ата-аналар җыелышы

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

17 сентябрьдә Максабаш башлангыч мәктәбендә “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” темасына ата-аналар җыелышы үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре  ата-аналарны укучыларның мәктәп тормышы белән таныштырдылар. Дәрескә әзерлек, дәрескә йөреш, ашханәдә туклану, укучыларның бер-берсенә мөнәсәбәте, иртәнге гимнастика, сыйныф сәгатьләре, гриппка каршы прививка һ.б. мәсьәләләр хакында сөйләделәр. Электрон дәреслекләр, аларның уңай һәм уңайсыз яклары турында фикер алыштылар. Укытучы белән ата-ана бала тәрбияләүдә бер-берсенең ярдәмчеләре булырга тиешлегенә басым ясап, ике арада тыгыз элемтә урнаштырып эшләргә кирәклеген әйттеләр. Мәктәп мөдире федераль дәүләт белем стандартында (ФГОС),   мәҗбүри  өлеш булып, дәрестән тыш эшчәнлек торуы хакында сүз алып барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International