ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

14сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары Казан шәһәренең тарихи урыннарында экскурсиядә булдылар.Бауман урамының, Кремльнең тарихи урыннарын күреп, Кол Шәриф мәчетендә , музейда булып бик күп кызыклы материаллар туплап кайттылар

Укытуны электр куркынычсызлыгы буенча IV  группага ия булган хуҗалык конторасы белгечләре үткәрде.

Слётның программасы нигезендә эзтабарларны  варисларга кабул итү тантанасы булып узды.  Бу чарада район балалар оешмаларыннан делегатлар катнаштылар.

Конкурста Шәдке, Олы Нырсы, Олы Мишә, Үзәк, Теләче һәм Балалар иҗат үзәге укучылары актив катнаштылар.

16 сентябрь  көнне  “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында районның барлык 11 гомумбелем бирү  учреждениеләрендә  бердәм мәдәният дәресләре үткәрелде.   Быел әлеге проект “Татарстан командасы” (“Татарстанның мәдәни командасы”) иҗтимагый инициативасы кысаларында үткәрелә.  Чарада 491 башлангыч сыйныф укучысы катнашты.

    Дәресләргә   чакырылган мәдәният хезмәткәрләре укытучылар белән берлектә көндәлек буенча виртуаль сәяхәт үткәреп укучыларны республикабызның танылган шагыйрьләре, скульпторлары, рәссамнары, драматурглары, башка сәнгать әһелләре, музейлар, театр коллективлары белән таныштырдылар.

      Соңыннан  һәр укучыга матур итеп  бизәлгән көндәлекләр тапшырылды. Укучылар аларга үзләре катнашкан чаралар, истәлекле урыннар турында  хатирәләрен язып барачаклар.


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бакчабызга яңа гына йөри башлаган нәниләребез бар.Аларга ияләшү авыр булмасын өчен кызыклы чаралар үткәрәбез.Режим вакытларында аларны да актив катнаштырабыз.Балалар аеруча музыка, рәсем эшчәнлекләрен үз итәләр.Абый- апаларына карап төрле хәрәкәтләр ясыйлар.Бакчабызда нәниләребезгә күңелле булсын өчен барлык шартлар тудырылган. Бинабызда җылы, якты, матур.

Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Мин киләчәгемне сайлыйм” дип исемләнгән  күргәзмә эшли. Элеге күргәзмәгә вакытлы матбугатта чыккан сайлау алды материаллары куелды.  Күргәзмә һәрвакыт тулыландырылып  тора.

Мәрхәмәтлелек атнасы уңаеннан, 14 сентябрь көнне, без - Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре авылыбызның  хөрмәткә лаек кешесе Гәләветдинова Әлфинур апаларның өйләренә  барып инвалид балаларының  хәлләрен белешеп кайттык. Алар  белән рәхәтләнеп аралаштык, узебезнен мәдәният тормышы белән таныштырдык. Соңыннан  узебезнең "Сәхнә" драма коллективы сәхнәләштергән С. Шакуровның " Саф күңелгә тап төшми" драмасынын видеоязмасын буләк иттек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International