Икенче урында «Тан ЖЧЖ», барлык савылган соте 3475 кг.,1 сыерга 14,5 кг хэм оченче урында «Агролак» ЖЧЖ, барлык савылган соте 3426 кг., 1 сыерга 13,7 кг. Район буенча барлык савылган сот 48356 кг., 1 сыерга конлек савым 11,6 кг. туры килэ.
Укучылар мәдәни көндәлек ярдәмендә үзләренең күңеленә ошаганшөгылҗ таба , үз командаларын җыя ала , ирешкән уңышлары, концерттан алган тәәсирләре, музейга барулары, мәдәни чараларда катнашулары турында дусларына сөйли алачаклар. Көндәлекне китапханәче тапшырды. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары да катнашты.
Ел дәвамында 1-4 сыйныф укучылары класслары һәм әти-әниләре белән берлектә мәдәният учреждениеләрендә булып, үз кичерешләрен көндәлекләренә язып барырга, көндәлекләрен матур итеп бизәргә, музей, театр, китапханәләргә йөрергә, укылган китаплары турында кичерешләрен язып барырга, фотосурәтләр урнаштырырга да тиешләр.
2016 елның 16 сентябрендә Татарстан мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге”проекты яңадан старт алды. Теләче Үзәк балалар китапханәсе Район Мәдәният йорты белән берлектә Бердәм мәдәният дәресе үткәрү максатыннан Теләче урта мәктәбендә булдылар. Анда барлыгы 232 бала катнашты. Дәресне үз чыгышы белән башлангыч мәктәптә директор урынбасары булып эшләүче Мифтахова Венера Габдулла кызы башлап җибәрде. Теләче муниципаль район Үзәк балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Фатыйхова Елена Геннадий кызы балаларны “Укучының мәдәни көндәлеге” нидән гыйбарәт, аны тутыру кагыйдәләре һәм җиңүчеләрнең нинди номанацияләрдә билгеләнүе белән таныштырды. Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Туктамышева Әнисә Хәмит кызы районда үтүче мәдәни чаралар буенча әңгәмә корды һәм аларда регуляр рәвештә катнашырга чакырды. Соңыннан барлык укучыга да мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Закирова Саҗидә Гайнулловна укучыларның шушы проектта актив катнашуларын һәм барлык номинациядә дә җиңү яулауларын теләде. Әлеге акция балаларны да, әти – әниләрне дә шатландырыр. Ә иң мөһиме, әйбәт, мөһим, файдалы һәм нәтиҗәле пректларның берсе булыр дип ышанабыз.
Быел көз үзенең җылы һәм матур көннәре белән сөендерде. Бакчабыздагы аллы-гөлле чәчәкләр күзне иркәләде. Бүген, 16 нчы сентябрьдә, Балыклы башлангыч мәктәбе укучылары чәчәк орлыклары җыйдылар. Киләсе елда да бакчабыз шау чәчәккә күмелер, тормышыбызны ямьләндерер.
Балаларга әйләнә-тирә дөньяны өйрәтү ,табигатьне күзәтүне шөгыльләр вакытында гына түгел урамда,прогулкада үткәрсәң күбрәк нәтиҗә бирә.Чөнки әйберне чынбарлыкта күрү,танышу,тою баланың акыл сәләтен үстерергә,белемен ныгытырга ярдәм итә.Бүген без Сауш балалар бакчасында прогулкага чыккач балалар белән гөлҗимеш куагы һәм аның җимешләре белән таныштык.Балалар куакның шифалы үзлекләре:җимешенең С витаминына бай, тамырының күп төрле авыруларга дәва булуын белделәр,аның чәнечкеләренең кайдан килеп чыгуы турында әкият тыңладылар,җимешен җыеп бакчага алып кайттылар.Прогулка барысына да бик ошады.
Бүген безнең Сауш балалар бакчасына авылыбызның фельдшеры Якупова Хәния килде.Ул балалар белән "Грипптан саклану чаралары" дигән темага әңгәмә үткәрде,авыруның килеп чыгу сәбәпләре , аннан саклану чаралары белән таныштырды.Хәния апалары балаларга грипптан саклануның иң үтемле чарасы- прививка ясату диде ,аннан курыкмаска кирәклеген аңлатты,әти-әниләрне дә прививкага килергә чакырды.Балалар үзләрен кыю тоттылар, яше җиткәннәр күз яше чыгармыйча прививка ясаттылар.
Әгәр сезнең йортта укылган китаплар, дәреслекләр, матур әдәбият китаплары булса, Сез аларны мәктәпкә бүләк итә аласыз! Китаплар яхшы хәлдә булырга тиеш.
Безнең һәр көнебез иртәнге гимнастика ясаудан башлана.Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.