Бүген безнең Сауш балалар бакчасына авылыбызның фельдшеры Якупова Хәния килде.Ул балалар белән "Грипптан саклану чаралары" дигән темага әңгәмә үткәрде,авыруның килеп чыгу сәбәпләре , аннан саклану чаралары белән таныштырды.Хәния апалары балаларга грипптан саклануның иң үтемле чарасы- прививка ясату диде ,аннан курыкмаска кирәклеген аңлатты,әти-әниләрне дә прививкага килергә чакырды.Балалар үзләрен кыю тоттылар, яше җиткәннәр күз яше чыгармыйча прививка ясаттылар.