Әлеге конкурста Айдар авылы китапханәсе дә актив катнашты. 15 сентябрь көнне, китапханәче Алсу Фаляхова район балалар китапханәсенә 3 укучының рәсемен конкурска җибәрде.
Әлеге акция кысаларында Теләче жирлекара китапханәчесе Имамиева Д.М. китапханәгә килә алмаучы өлкәннәрнең өйләренә барып газета-журналларга күзәтү ясады.
Укучылар белән туган ягыбызның мәдәнияте һәм тарихы турында кызыклы әңгәмә оештырылды. Уку елы дәвамында балалар көндәлеккә үзләре булган мәдәни урыннар турында мәгълүматны урнаштырып барачаклар. Бу проект балаларны да,әти-әниләрне дә шатландырыр дип уйлыйбыз.
Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директоры, педагог- организатор катнашты. Укучыларга мәдәният көндәлекләре тапшырылды. Алар бу көндәлекләрдә үзләренең Татарстан республикасының тарихи урыннарда булуларын билгеләячәкләр. Шулай ук номинацияләр буенча конкурсларда катнашачаклар.
Татарстан Республикасы проекты нигезендә, өченче ел рәттән, Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары “Укучының мәдәни көндәлеге” акциясендә катнашалар. 16 нчы сентябрь көнне тантаналы мероприятиедә укучыларга матур, эчтәлеккә бай булган көндәлекләр тапшырылды. Балалар бу кичәдә Татарстан буйлап сәяхәткә чыктылар һәм әти-әниләре белән бергәләп мәдәни дөнья белән якыннанрак танышырга сүз бирделәр.
Татарстан Республикасы Президенты , Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында , башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы бүген Баландыш төп мәктәбендә дә уздырылды. Китапханәче Мөбәрәкшина Фәнүсә укучыларга китаплар турында сөйләде, аңлатты, аларны укырга өндәде. Дәрес презентация белән үрелеп барды, балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч иде.Соңыннан башлангыч сыйныф укучыларына “әле генә табадан төшкән” “ Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды.
15 сентябрь көнне районыбызның Балалар иҗат үзәгендә Татарстан Варислары Берлегенең районкүләм слеты булып үтте.Тантаналы өлештә варислар Берлекнең үзган уку елындагы эшчәнлеге белән таныштылар. Слетта әйдаманнары белән бергә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары да катнашты. Чарага шулай ук мәктәпнең балалар хәрәкәтен өйдәгән ветеран- укытучы Нигъмәтҗанова Г.Н. да чакырылган иде. Ул балалар хәрәкәте эшчәнлегенең тарихы турында чыгыш ясады. Татарстан Варислары Берлеге актив оешма булып озак эшчәнлек итәр дип уйлыйбыз.
Бүген Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-агарту проекты буенча башлангыч сыйныф укучыларына шәхси көндәлекләр тапшырылды. Ел дәвамында 1-4 сыйныф укучылары класслары һәм әти-әниләре белән берлектә мәдәният учреждениеләрендә булып, үз кичерешләрен көндәлекләренә язып барырга, көндәлекләрен матур итеп бизәргә, музей, театр, китапханәләргә йөрергә, укылган китаплары турында кичерешләрен язып барырга, фотосурәтләр урнаштырырга да тиешләр.