ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Балаларга мәдәни көндәлекләрне Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Ф.Ф. тапшырды. Балалар мәдәни  көндәлек белән таныштылар, көндәлекне ничек тутырырга өйрәтелде. 16 балага көндәлек тапшырылды.

Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә анын тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныша алалар.

Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г. катнаштылар.  Башта укучыларны мәдәни көндәлек белән таныштыру булды, шулай ук  республиканың  төрле күренекле  урыннарыннан эшләнгән слайдлар күрсәтелде. Сүз китапханәчегә дә бирелде. Ул укучыларны актив булырга өндәде һәм аларга уңышлар теләде. Ахырда  балаларга  көндәлек өләшенде.

Кече Кибәхуҗа төп  мәктәбе укучылары өчен бердәм мәдәни дәрес үткәрелде. Китапхәнәче Альбина Рахматуллина  Республиканың мәдәни һәм тарихи урыннары белән таныштырды. Чара азагында укучыларга мәдәни көндәлекләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәчесе укучыларны мәдәни көндәлекне тутыру кагыйдәләре белән таныштырып узды Һәм 1-4 сыйныф укучыларына тантаналы төстә "Мәдәни көндәлек" тапшырды.

 Шул акция кысаларында китапханәче Мухаметшина Гөлфия 16 сентябрь көнне өлкәннәрнең өйләренә барып яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.

Укучылар мәдәни көндәлек ярдәмендә үзләренең күңеленә ошаган шөгыль таба , үз командаларын җыя ала , ирешкән уңышлары, концерттан алган тәэсирләре, музейга барулары, мәдәни чараларда катнашулары турында дусларына сөйли алачаклар. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары да катнашты.

Бу көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәни дәрес үткәреп, конкурсның төп кагыйдәләре белән таныштырды, аны тутыру тәртибен аңлатып, укучыларга мәдәни көндәлекләрне тараттты. Бу көндәлеккә үзеңнең"мәдәни сәяхәтләр"еңне, хәтта "китапханәгә сәяхәт" турында язарга кирәклеген дә искәртте. Мәдәни дәрес вакытында укучылар мәдәният төшенчәсе белән  таныштылар һәм мәдәниятле кешенең нинди булуы турында фикер алыштылар.  

Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р укучыларга мәдәни көндәлекнеӊ эчтәлеге һәм аны ничек алып барырга икәнлеген аӊлатты. Һәр балага да әлеге көндәлек тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International