ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән пионерия инде тарихта гына калды. Әмма яшь буын да бер  урында таптанып тормый. Татарстан укучыларының күпчелеге үзләрен варислар дип атый, кемдер эзтабарлар отрядына йөри, кемдер табигать дуслары исемлегенә кергән. Районыбызда 15 нче сентябрь көнне Татарстан Варислары берлегенең туган көненә багышланган  слет узды. Бу слетта Олы Мишә урта мәктәбеннән дә  делегатлар катнашты.   

16 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучыларның мәдәни көндәлеген тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чарада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М., авыл китапханәсе мөдире Хисамиева Г.Ә. чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар Татарстан җөмһүриятенең мәдәни ядкарьләре белән таныштырдылар һәм яңа уку елында балаларны әлеге тарихи урыннарга сәяхәт итәргә чакырдылар.

2015 елның 1 июленнән тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы билгеләрне куллану  кертелде. Бу гамәл җәяүлеләрне юл һаләкәтеннән саклау максатыннан кулланыла. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары үзләре яктылык кайтаручы билгеләрне ясадылар. Һәр класста тәрбия сәгатендә укучыларны тагын бер тапкыр моның әһәмияте белән таныштырдылар, инструктажларга кул куелды

Дәресләр төрле формада оештырыла. 5-6 сыйныфлар өчен бу дәресләр әңгәмә формасында, ә олы сыйныф укучылары өчен лекцияләр формасында уздырыла. Шулай ук әти-әниләр белән эш алып барыла. 

Кайнар төшке ашның бәясе бер укучыга көненә 27,63 сум тәшкил итә: 6,5 сум бюджеттан 21,13 сум ата-ана түләвеннән . Шулай ук җирле бюджет хисабына үз составында 4 һәм аннан күбрәк балалар булган гаиләләр өчен бушлай кайнар аш оештырыла. Шуның белән бергә җирле бюджеттан озайтылган көн группасына йөрүче балаларга бушлай кайнар аш оештырыла. Бәясе көнненә 6 сум 50 тиен.

Катнашучылар – 17 яшьтән югары ир-атлар һәм хатын-кызлар. Бүген, ягъни 17 сентябрь көнне чаранын ачылу тантанасы узды, ачылышта Татарстан Республиканың “Уңыш” спорт оешмасы җитәкчесе В.Г.Мәхмүдов, бадминтон буенча республиканың хөкемдарлар коллегиясе җитәкчесе А.З.Шәмгуллин һәм Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Р.Шәйдуллин катнашты.  Ярышта республиканың 16 районыннан 17 команда составында  133 кеше катнаша. Иртәгә, ягъни 18 сентябрь көнне исә уеннар парлы һәм катнаш разрядларда дәвам итәчәк.


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Иртэгэ, 17 сентябрь көнне, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча  ярминкәләр 10 сәүдә мәйданчыгында үткәрелә.

     Казанның Вахит районы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән Теләче муниципаль районы тәэмин итәчәк. Сату мәйданчыгы гадәттәгечә Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Кәрим Тинчурин урамы,19) оештырылачак.

     Районның барлык хуҗалыклары, КФХлар, шәхси эшмәкәрләр хәм шулай ук, авыл җирлекләре узенең продукциясен тәкдим итәчәк. Ярминкәдә барлык авыл хуҗалыгы продукциясе хәм азык-төлек товарлары тәкдим ителәчәк: ит, йомырка, сөт, сырлар, май, икмәк, көрпәләр, бәрәңге, яшелчәләр, бал, пешкән ризыклар хәм башкалар. Авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләр вакытында, ТР Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгынын тәкдим ителгән бәяләре белән сатылачак. Шулай ук хәйрия өстәле оештырылачак,  сатып алучыларга пешкән ризыклар, коймак хәм кайнар чәй тәкдим ителәчәк.   

16 сентябрь көнне, Теләче Үзәк балалар китапханәсе Район Мәдәният йорты белән берлектә, 2016 елда “Татарстан командасы” (“Татарстан мәдәни командасы”) иҗтимагый инициативасы кысаларында үткәрелүче, “Укучының мәдәни көндәлеге” проектын тормышка ашыру максатыннан Теләче урта мәктәбендә булдылар.

22 сентября  2016 года с целью оказания правовой поддержки и обеспечения соблюдения   прав граждан   будет открыта телефонная «горячая линия» для населения по вопросам исполнения судебных решений.

 

Получить исчерпывающую информацию, разъяснить спорные ситуации гражданам помогут представители Аппарата Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан, Управления Федеральной службы судебных приставов России по Республике Татарстан, Татарстанского регионального отделения Общероссийской общественной организации «Ассоциация юристов России».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International