Укучыларның мәдәни көндәлеген тапшыру

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

16 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучыларның мәдәни көндәлеген тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чарада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М., авыл китапханәсе мөдире Хисамиева Г.Ә. чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар Татарстан җөмһүриятенең мәдәни ядкарьләре белән таныштырдылар һәм яңа уку елында балаларны әлеге тарихи урыннарга сәяхәт итәргә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International